Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Баян алыйк әле, дускай!

Нәфис Шәйдуллинны очраклы рәвештә Инстаграм челтәрендә күреп алдым. 16 яшьлек егет үзе баянда уйнап, татарча җырлар башкара. «Лайк» куючылар да, шәрехнамәләрдә матур теләкләр калдыручылар һәм мактаучылар күп үзе.

Әле балалар бакчасына йөргәндә, Нәфис музыка җитәкчесенең фортепьянода уйнавын күреп, кызыга. Музыкага тартыла, җырларга ярата, «үскәч, сәхнәдә булам», дип сөйли.

Нәтиҗәдә, әти-әнисе аны 2 нче балалар музыка мәктәбенә кертә. Малай баян классы буенча җиде ел укып, мәктәпне тәмамлый, аннары тагын бер ел өстәмә шөгыльләнә. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә.

– Гаиләмдә баянда уйнаучылар булмаса да, нәселдә бар. Җырга сәләтем әнидән күчкән дип уйлыйм. Ул оялчан булгач, үзе калганда гына җырлый, кеше алдында чыгыш ясаганы юк, – ди Нәфис.

Көллияткә кергәч, егеткә әти-әнисе баян да алып бир. Музыка коралында уйнап, җырлап, видеосын Инстаграм челтәренә урнаштыра бара. Хуплаучылар, мактаучылар шактый. Нәфис репертуарында татар һәм күбрәк Салават Фәтхетдинов җырлары булуына игътибар иттем.

Егет фикеренчә, Салават – легенда гына түгел, аның җырлары мәгънәле, ниндиен генә башкарса да, халык күңеленә керердәй матур, үтемле итеп җиткерә. Нәфис күп кенә муниципаль, республика, төбәкара, хәтта халыкара конкурсларда җиңсә дә, узган ел «Түбән Кама батыры» бәйгесендә иң-иңе дип табылса да, бу хакта сөйләп тә, мактанып та тормады. Бар тормышы, уйлары музыка белән генә бәйле.

Түбәнкамалының теләкләре, хыяллары турында да сораштым. Ул социаль челтәрдә үзенә язылучыларның артуын тели, әмма моның өчен бик тырышырга кирәк. Хәер, егет бирешә торганнардан түгел.

– Кыен чаклар булды, ләкин баянны ташлыйм, димәдем. Кәеф төшсә дә, чыкмаган җирен кат-кат уйнап төзәттем, чөнки бер башлаган эшне ташларга ярамый. Укытучым Резеда Хәсәновадан үрнәк алырга тырышам, – дигән фикердә Нәфис.

Аның теләге – көллияттә уку, чын профессиональ баян сатып алу. Әмма мондый музыка уен коралының 550 мең – 800 мең сум булуын исәпкә алсаң, әлегә теләге хыял булып кала. Гади татар егетенә классиканы аңлау авыр булса да, ул аны аңларга өйрәнергә генә түгел, башкарырга да тели.

Үзе әйтүенчә, баянда бары тик моңлы озын көйләр башкарыла, дип уйлаучылар ялгыша. Бу музыка коралының мөмкинлекләре бик киң: анда классик әсәрләрне дә, заманча көйләрне дә уйнап була. Көллияткә кергәч, Нәфис әле фортепьянода да уйнарга өйрәнә башлый. Укуны тәмамлагач, алга таба белем алу теләге дә бар. Кыскасы, планнар зурдан.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев