Заманча технологияләр кызыксыну уятты
ТР Рәисе Түбән Камада Татарстан сәнәгате казанышлары белән танышты.
Түбән Камага эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе кысаларында ул Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин һәм Альберт Кәримов, шулай ук Түбән Кама мэры Радмир Беляев белән бергә төбәкнең сәнәгать һәм инновацион мөмкинлекләрен чагылдырган күргәзмәләрне карады.
Халык иҗаты йорты янында оештырылган экспозициядә республикада җитештерелгән алдынгы техника үрнәкләре тәкъдим ителде. Кунаклар «ANSAT-M» вертолеты, «AURUS» һәм «Атом» автомобильләре, «ЛОТОС» автобусы, «КамАЗ» йөк машиналары, тракторлар, шулай ук мобиль сак манарасы һәм дронга каршы челтәр кебек инновацион эшләнмәләр белән танышты. Экспозиция Татарстанның җитештерү куәтләре һәм технологик мөмкинлекләре киң булуын күрсәтте.
«Факел» спорт комплексындагы икенче күргәзмәдә химия һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, җиңел сәнәгать һәм сәнәгать кластерлары продукциясе тәкъдим ителде. Заманча технологияләр аеруча зур кызыксыну уятты.
«Түбән Камада кече һәм урта бизнес үсә. Муниципаль район җитәкчелеге бизнесны киңәйтүгә зур игътибар бирә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 110 процентка якын тәшкил иткән. Күргәзмәләр республика сәнәгатенең югары үсеш темпларын һәм киң мөмкинлекләрен тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев