Заманча лаборатория ачылды
Түбән Камада районның экологик хәленә багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды.
Экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, сәнәгать зонасында 116 предприятие эшли, шуларның 17се беренче категория объектларына керә. Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча эш беренче тапкыр 2006 елда башланган.
Төрле ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм шәһәр хакимияте көчләрен берләштереп, бердәм система булдырган һәм берничә мөһим чаралар комплексы гамәлгә ашырылган. Атмосфера торышын 15 автомат станция күзәтә, шуларның 10сы предприятиеләр территориясендә урнаштырылган, шулай ук бер күчмә лаборатория дә эшли. Барлык мәгълүматлар Экология министрлыгына тапшырыла.
Район территориясендә урнашкан 455 объект ведомство контролендә исәпләнә. Барлыгы 89 контроль чарасы үткәрелгән, нәтиҗәдә 70 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Республика һәм шәһәр ярдәме белән Татарстан Республикасы буенча ЦЛАТИның Кама аръягы төбәк лабораториясе ачылды. Ул Татарстанның 22 районында табигатьне саклау нормаларын үтәүне контрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев