«Җылы сүзләре дә дәва»
Бу язма районыбызның Югары Чаллы авылында яшәүче хөрмәтле авылдашыбыз – 92 яшьлек Рәзинә Әгъләм кызы Хөснуллина, халык телендә “Ак әби” буларак танылган игелекле ана турында. Рәзинә әби 1933 елның 22 сентябрендә дөньяга килә.
Рәзинә әби Хөснуллина / Фото шәхси архивтан
Гаиләдә биш бала туган булса да, язмыш рәхимсез: аларның икесе генә исән-сау үсеп җитә. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар балачактан ук хезмәткә өйрәтә. – Мин озын буйлы идем, 12 яшемнән үк колхозда эшли башладым. 15 яшем тулгач, 18 яшьлек кызлар белән бергә Чистай районының Майский авылына утын кисәргә җибәрделәр. Айлар буе көнлек норманы үтәп эшләдек. Аннан кайткач та сыер саудым, беркайчан да эштән куркып тормадым, – дип искә ала Рәзинә әби.
Вакыты җиткәч, ул үзенә тиң тормыш иптәше табып, кияүгә чыга. Ире Габбас белән бергә дүрт бала – Мөнзилә, Резедә, Нияз, Гүзәлне – тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, матур гына гомер иткәндә, 1997 елда Габбас абый вафат була. Әмма Рәзинә әби ялгыз калмый: улы Нияз янәшәдә, күрше генә йортта яши, әнисен беркайчан да ярдәменнән ташламый. Нияз – әнисенең генә түгел, авылдашларының да ышанычлы терәге. Ул хатыны Фәнисә белән бәхетен чит җирләрдә түгел, туган авылында таба. Тырыш, ярдәмчел, эшчән гаилә авыл халкының ихтирамын яулый. Олы кызлары Мөнзилә дә Чаллы шәһәреннән туган авылына кайтып, төп нигездә йорт җиткерә. Аларның ихатасына күз салсаң, гүя чын мәгънәсендә «оҗмах бакчасы»на эләккәндәй буласың. Резедә белән Гүзәл дә шәһәрдән даими кайтып, әниләренең хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар.
Быел декабрь башында Рәзинә апаның хәле кинәт кенә начарланып китә, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килә. «Өлкән кешене кем карасын инде, җибәреп тормагыз», – дип әйтүчеләр булса да, балалары табибларга мөрәҗәгать итү иң дөрес карар булуын яхшы аңлый. 294 нче «Ашыгыч ярдәм» бригадасы тиз арада килеп җитеп, Рәзинә апаны хастаханәгә алып китә. Ул 2 декабрьдән 15 енә кадәр дәваханәдә дәвалана. Кызы Резедә әнисе яныннан китмичә, аның белән бергә була.
– Табибларның игътибарлылыгына, ярдәмчеллегенә, мөлаемлыгына сокландык. Алар дарулар белән генә түгел, җылы сүзләре, ягымлы карашлары белән дә дәвалый беләләр. Олы кешеләргә карата мондый ихтирам күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез, – дип уртаклаша Хөснуллиннар.
– Олы яшьтәге әниебезне җылы сүзләре, якты йөзләре белән аякка бастырдылар. Безгә күрсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – диләр алар бертавыштан. Чыннан да, вакыт белән генә исәпләшмичә, авыруның хәлен җиңеләйтү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаган табибларга һәм шәфкать туташларына рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Матди байлыкка омтылган заманда иң зур байлыгыбыз – сәламәтлек икәнен онытмыйк. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарган медицина хезмәткәрләре булганда, авырулар да узгынчы гына булсын иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев