Җылы сүзе дә дәвалый
Ягымлы карашлы, эчкерсез саф күңелле, һәрчак ярдәмгә ашыгучы, яшәү дәрте уятучы Әминә Нәгыймулла кызы хакында булыр бу язмам.
1953 елны Түбән Чаллы авылында Нәгыймулла белән Гиная гаиләсендә туа ул. Әминә апа тырыш, үзеннән соң туган ике энекәшен дә караша. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Түбән Камага медучилищега укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый һәм районыбызның Түбән Аты авылына фельдшер булып эшкә килә. Өч елдан соң, укуын дәвам итәргә Казан медицина институтына укырга керә.
Яхшы гына укып йөргәндә соңгы курста Кызыл Чапчак авылы егете Рәйхат Гариповка кияүгә чыга. Озын буйлы, көрәшче, акыллы, тыйнак егет чибәр кызны үзенә карата.
Укуын тәмамлагач, аларны Колмакчы авылына җибәрәләр. Рәйхат гел җаваплы урыннарда эшләсә, Әминә яраткан эшендә хезмәт куя. Аларның өч кызлары Чулпан, Ләйсән, Индира әтиәнисенең куанычы булып, үсеп җитә. Бүгенге көндә әти-әниләренең горурлыгы алар.
1992 елда Кызыл Чапчакта өч катлы дәваханә ачыла. Баш табиб Равил Лотфулла улы Фәхруллин аны үзенә ярдәмгә чакыра. Ул шунда табиб булып эшли башлый. Ә Рәйхат абыйны 1995 елда туган авылында «Октябрь бүләге» совхозына директор итеп билгелиләр.
Кызыл Чапчак дәваханәсендә Әминә апа Гарипова теш врачыннан терапевт белгечлегенә кадәр күтәрелә. Ул чакларны әбиләр әле дә сагынып искә ала. «Рәхәтләнеп ял йортында кебек яшәдек. Бер-беребезнең күчтәнәчләре белән чәй эчә идек», — диләр. 2004 елны баш табиб вакытсыз дөнья куйгач, Әминә апа баш табиб булып кала. 2008 елда дәваханә амбулатория итеп калдырыла.
Әминә апа белән Рәйхат абый Кызыл Чапчактан ерак булмаган, РТС дип аталган авылда йорт тергезеп керәләр. «Барысына да җитештек. Йортны үзебез салдык, абзар тутырып мал асрадык. Хәтта атыбыз да бар иде. Ял да итә белдек, эшли дә белдек», — ди Әминә апа. Аларның бакчалары — гөлбакча, оҗмах бакчасы кебек.
Тик гаиләгә көтмәгәндә бәла килә, матур гына яшәп ятканда, быел 3 июльдә Рәйхат абый вафат була. «Вакыт дәвалый» дисәләр дә, гомер кичергән газиз иреңне оныту тиз генә мөмкин түгел. Әминә апаны кызлары ялгыз калдырмый, гел янына кайтып йөриләр.
Әминә апа 70 яшендә булса да, әле аңа беркем ул яшьне бирми. Авылдашлары хөрмәтенә лаек булып, әле дә кешегә ярдәм итеп яши Әминә Нәгыймулла кызы. Якын-тирә авыллар аны гел яхшы яктан гына искә ала. Үземнең әнием нык авырып киткәч тә, мин аңа мөрәҗәгать иттем. Ул җылы сүзен кызганмады, гел киңәшләрен биреп торды. 50 ел эшләү дәверендә аның кулыннан күпме авырулар үткән!
Бүгенге көндә Кызыл Чапчак амбулаториясе 16 авылдан килүче 2000 нән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Машина йөртүче Анатолий белән исәнләшеп, бинага узабыз. Биредә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә. Идән юучы Флүсә һәрвакыт ачык чырай белән: «Әйдәгез, түрдән узыгыз», — дип, елмаеп каршы ала. Ягымлы шәфкать туташлары Резедә Абдуллина, Резедә Хөҗҗәтова, Альбина Хабибуллина, Фәйрүзә Локманова, Чулпан Ильясова, Гөлүсә Әхмәтҗанова турында кемнән генә сорасаң да бары җылы сүзләр генә әйтәләр, рәхмәтләрен җиткерәләр. Әминә апаның командасындагылар барысы да үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара. Халык телендәге «Ак халатлы фәрештәләр» дигән сүзләргә лаек хезмәткәрләр алар.
Ирина Садыйкова, пенсионер
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев