Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җылы һава торышы аркасында Покровское-Түбән Кама боз кичүе ябылды

Кичү 25 гыйнварда ачылган иде.

Татарстанда гыйнвар ахыры өчен аномаль җылы һава торышы күзәтелә. Сишәмбе, 28 гыйнварда, иртән термометр баганалары +2 градуска кадәр күтәрелде.

Температура уңай булу сәбәпле, Түбән Кама районында Покровское-Красный Ключ боз кичүе ябылды.

Бу хакта социаль челтәрләрдә хезмәт күрсәтүче оешма вәкиле хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, кичү 25 гыйнварда ачылган иде.

Яшел Үзән-Түбән Карамалы маршруты буенча боз кичүе дә 28 гыйнварда сәгать 6дан үз эшен туктатты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев