Җылы атнадан соң Татарстанда җилле һәм яңгырлы һава торышы була
Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстанда җылы һәм коры һава торышы тәмамлана — атна ахырында антициклон чигенә башлый һәм суыта. Республикага яңгырлар килә, җил көчәя, ә температура әкренләп климатик нормага кадәр төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
10-11 октябрьдә, республика антициклон йогынтысында була. Җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә +2...+8°, көндез +13...+19 градус була.
Әмма, якшәмбе, 12 октябрьдә, антициклон көнчыгышка күченә, Атлантикадан дымлы һәм салкын һава массалары килә.
Якшәмбегә каршы төндә явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез Татарстан төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында калачак. Көнбатыш районнарда бераз яңгыр явачак, секундына 15 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3...+8°, көндез +8...+13°.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында, 13-14 октябрьдә, болытлы, яңгырлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1...+6°, көндез +6...+11° градуска кадәр төшәчәк. Уртача тәүлеклек температуралар климатик нормага якынлаша.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев