Хыяллар чынга аша: Түбән Камада яшәүче яшь музыкант Яңа ел бүләге алды
Малай музыкант булырга хыяллана.
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Түбән Камада яшәүче 12 яшьлек Егорның Яңа ел теләген үтәде.
Малай музыкант булырга хыяллана. Бүләккә ул акустик гитара, шулай ук татлы күчтәнәч һәм Татарстан тарихы турында китап алды, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Ә аның сеңлесе Елизаветага йомшак уенчык тапшырылды. Федотовлар гаиләсе хыялларын тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Яңа ел могҗизаларына ышанырга өндәде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев