Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Хөрмәткә лаек шәхес

Түбән Каманың Мактаулы гражданины Габделхәкимов Рәшит Вәли улы шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

РФ Дәүләт Советы депутаты Айдар Метшин белән / Фото НМР сайтыннан

Аның тормыш юлы – Түбән Камага тугрылыклы хезмәт итүнең ачык мисалы. Рәшит Вәли улы дистә еллар дәвамында шәһәр халкына уңайлыклар тудыруга, шәһәрнең үсешенә һәм матурлануына үзеннән зур өлеш кертте.

Аның җитәкчелегендә Түбән Камада бик күп торак йортлар һәм социаль объектлары төзелде. Ул елларда шәһәрдә изопрен каучук комплексының беренче чираты, трансформатор подстанцияләре һәм эстакадалар сафка басты.

Шулай ук 1,2 миллион квадрат метрдан артык торак, 23 мәктәп, 60 балалар бакчасы, Техника йорты, «Җәлил» кинотеатры, Химия технология институты, техникумнар, 6 һөнәри техникум, балалар шәһәр хастаханәсе, Медсанчасть һәм бала тудыру йорты кебек күпсанлы мөһим объектлар төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Юбилей көнендә шәһәребез башлыгы Радмир Беляев, шәһәр һәм район Советы вәкилләре, шулай ук шәһәрнең Мактаулы гражданнары исеменнән Рәшит Вәли улына рәхмәт сүзләре юллады.

«Күпьеллык хезмәтегез, шәһәргә һәм аның халкына тугрылыгыгыз өчен зур рәхмәт! Һәрвакытта да якыннарыгызның җылысын тоеп, бәхетле һәм имин тормышта яшәгез!» – диелгән иде анда.

Рәшит Вәли улы хезмәте һәм тырышлыгы Түбән Каманың бүгенге йөзен формалаштыруда аерым урын алып тора, һәм аның өлеше һәрвакыт кадерле һәм истәлекле булып калачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев