Холокост корбаннарын искә алдылар
15 гыйнвардан алып ай ахырына кадәр Россиядә Холокост корбаннарын искә алу чаралары уза.
Быел ул илебездә 11 нче тапкыр үткәрелә. Әлеге коточкыч фаҗигане янәдән хәтер күзлегеннән үткәрү максаты белән ил буйлап, шул исәптән, Түбән Камада төрле чаралар үткәрелә.
Шәһәребезнең «Чайка» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында, әлеге дата уңаеннан, мәктәп укучылары һәм бирегә йөрүче малай һәм кызлар белән очраштылар. Балаларга «Холокост», «геноцид», «антисемитизм», «үлем лагеры» кебек төшенчәләр турында сөйләделәр, әлеге тарихи вакыйгаларны чагылдырган фильм күрсәттеләр. Фашизмның күпсанлы корбаннары, 1933-1945 елларда үлем лагерьларында күпләп юк ителгән яһүд халкының җәбер-золымнары турында сөйләделәр.
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтү турындагы карар Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясы тарафыннан 2006 елда кабул ителә. Ул 27 нче гыйнвар көненә билгеләнә. Чөнки 1945 елда бу көнне Кызыл Армия Польша территориясендә урнашкан һәм фашистларның иң зур лагеры булып исәпләнгән Аушвиц-Биркенау (Освенцим) тоткыннарын азат итүгә ирешә.
«Холокост» сүзе, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «ут ярдәме белән корбан итү», «тулаем яндыру» дигәнне аңлата. Әлеге термин белән Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар тарафыннан Европа яһүдләрен системалы рәвештә юкка чыгаруны атап йөртәләр.
Холокост тарихы XX гасырның иң танылган геноцид мисалы булып тора. Кешеләр өстеннән эшләнгән рәхимсез экспериментлар, җәберләнгән, яндырылган, аттырылган, газ камераларында тончыктырылган меңләгән халыкның газапларын күз алдына китерүе дә авыр.
Нацистларның ерткычларча гамәлләре нәтиҗәсендә 6 миллионнан артык яһүд халкы, шул исәптән балалар һәм өлкәннәрнең гомерләре өзелгән. Алай гына да түгел, ниһаять, азат ителгәннән соң да, кичергән вакыйгалардан соң авырып, исәнлеген кайтара алмыйча вафат булучылар саны бихисап.
Киң колач алган җәберзолымнар белән бәйле вакыйгалар ил тарихында тирән яра калдырды. Концлагерьларда газап чиккән кешеләр һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле шәхесләр турында онытырга ярамый. Яшь буын катнашында уздырылучы мондый чаралар нәкъ шундый максат белән оештырыла.
Балалар сугыш вакытында халыкның ничек яшәве, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгәнлекне, лагерьларда олылар һәм балалар нинди коточкыч газаплар кичергәнлеге турында белделәр. Тарихта тирән эз калдырган бу вакыйгаларны онытырга ярамый. Үткәннәргә карап, милләтара ызгышның, кимсетүләрнең киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерәчәген яшь буын аңларга тиеш.
8 нче мәктәпнең 7 сыйныфы укучысы Данис Гәрәев бу көнне Холокост турында беренче тапкыр ишетүен әйтте. «Бу вакыйгаларны күз алдына китерүе дә авыр, ул вакытта кешеләр нинди газаплар кичергән! Минемчә, бер генә халык та мондый кимсетүләргә лаек түгел. Без барыбыз да дус, тату яшәргә тиеш», — дигән фикере белән уртаклашты Данис.
Холокост корбаннарын искә алуга багышланган мондый чаралар шәһәрнең күпчелек яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында уза. Оештыручылар, яшь буынга үтемлерәк булсын өчен, аларны төрле форматта оештыра. «Чайка» клубында ул квест формасында үтте. Балалар командаларга бүленеп, үзара киңәшләшеп, сорауларга җаваплар эзләделәр.
Холокост корбаннарын искә алу атнасы 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Һәм ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елын ачып җибәрәчәк.
Гөлназ Җаббарова
Автор фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев