Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел
Халыкара туган тел көне алдыннан шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында «Туган телләр декадасы» игълан ителде.
Әлеге чараның төп максаты — юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калу. Чөнки нәкъ менә ана теле ярдәмендә милләтнең гореф-гадәтләре яши, буыннан-буынга күчә.
Һәр кеше үз халкының үткәнен белергә тиеш
Декадада беренче булып «Түбән Кама шәһәре мариларының милли — мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы үз халкының мәдәнияте белән таныштырды. 8, 14, 19 нчы мәктәпләрнең 7 сыйныф укучылары Халыклар дуслыгы йортында кунакта булып, мари фольклоры белән таныштылар. Марилар элек чирмешләр буларак билгеле булганнар, бүгенге көндә исә аларны Европаның соңгы мәҗүсиләре дип атыйлар. Күп гасырлар элек христиан дине кабул ителгән булуга карамастан, мари халкы урманнарда һәм аланнарда мәҗүси йолалар үткәрүен дәвам итә.
Чараларның чираттагысы үзбәк халык мәдәниятенә багышланды. Түбән Камада аларның иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Үзбәкләр кунакчыл халык. «Чәй эчмәсәң, каян көч аласың?» — ди борынгы үзбәк мәкале. чыннан да, үзбәк гаиләсе йортыннан чәй эчмичә чыгып китә алмыйсың. Шәһәрдәшләребез арасында үзбәк пылавы татып карамаган кеше юктыр. Үзбәкләр яхшы күңеллелеге һәм дустанә холкы белән башкалардан аерылып тора.
«Туган телләр декадасы»н ут күршеләребез — башкорт миллимәдәни җәмгыяте дәвам итте. Башкортлар диюгә, күбегезгә «башкорт балы» күз алдына килдеме?.. Башкорт халкы үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итә һәм буыннанбуынга кадерле ядкарь итеп саклый.
Удмурт халкына багышланган көнне кунакка 3, 31, 32 нче гимназияләр һәм 10 нчы мәктәп укучылары килде. Алар Удмурт республикасы турында күп мәгълүмат туплап, удмурт халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштылар. Балалар гына түгел, әле сезнең дә күбегез без яраткан пилмәннең удмурт халкы милли ризыгы икәнен белә идегезме икән...
Ә 29 нчы мәктәп укучылары рус халык мәдәнияте белән танышты. Озакламый рус халкының «Масленица — Май чабу» бәйрәме узачак. Балалар бу бәйрәм белән якыннан танышты. Матур җырлар, күңелле уеннар, әйлән-бәйлән — рус халкының бер генә бәйрәме дә болардан башка узмый.
Түбән Камада чуваш халкы да үз мәдәни җәмгыятен булдырып, үзара аралашып яши. Чувашлар арасында татарча белмәгәннәр юк диярлек. Декада барышында алар үзләренең бик борынгы йолалары — Улах белән таныштырдылар. Чуваш теленнән тәрҗемә иткәндә «улах» «кич утыру» дигәнне аңлата икән. Бәлки соңгы елларда бу йола онытыла баргандыр. 34 нче гимназия укучылары "Улах"ны күрсәтеп, үзләренең традицияләрен белүләрен күрсәттеләр.
Ә 21 февральдә 13.00 сәгатьтә Туган тел декадасының ябылуына багышланган театральләштерелгән бәйрәм булачак. Бәйрәмдә Халыклар дуслыгы йортында урнашкан милли җәмгыятьләр үзләренең чыгышларын туган телләрендә тәкъдим итәчәк.
Мәктәпләр, балалар бакчалары — тел сагында
Тел — халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, милләт буларак халык та юкка чыга. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау максатыннан мәктәпләр, балалар бакчаларында да күп чаралар уза. Алар арасында төрле викториналар; рәсемнәр, шигырь укучылар бәйгеләре; милли бәйрәмнәр, киемнәр белән танышу максатыннан осталык дәресләре һәм башка бик күп чаралар узачак.
Бүгенге көндә милли мәдәниятне, йолаларны һәм бәйрәмнәрне саклап калу иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Үз телен, ана телен, халкының милли-мәдәни мирасын саклау һәм балаларына, оныкларына җиткерү — һәр мәдәниятле, зыялы кешенең изге бурычы.
Фотолар Халыклар дуслыгы йорты сайтыннән
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев