XI «Сәмрух» ел премиясе 2025-2026: номинацияләр, финал, катнашу кагыйдәләре
XI Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе өчен сайлау этаплары башланды.
Премия Сәләт хәрәкәтендә актив катнашучы яшьләрне, остазларны һәм партнерларны 18 төрле номинациядә бүләкли.
«Ел әйдаманы» «Әйдаманнар ярышында», «Ел клубы» төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында билгеләнсә, «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Сәләт җырлый» номинацияләренең сайлап алу этаплары Сәләт йортында уза.
«Ел кулдашлары» номинациясе буенча беренче финал 2 декабрьдә узды, анда ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров кергән жюри катнашучыларның чыгышларын бәяләде.
Катнашучыларны сайлау этабы 2025 елның 25 ноябреннән 2026 елның 22 гыйнварына кадәр дәвам итә. Жюри әгъзалары «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры» һәм «Ел кулдашлары» финалистларының чыгышларын карап, җиңүчеләрне билгеләде. Алда тагын алты номинация буенча ярышлар узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча Сәмрух кошына лаеклы яшьләр ачыкланачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 2026 елның февраль аенда, премияне тапшыру тантанасында беләчәкбез.
Яраткан сәлкешләр, әйдаманнар, методистлар һәм алан өчен җан атарга телүчеләрне 9 декабрь һәм 15, 20, 22 гыйнвар көннәрендә 18:00 сәгатьтә Сәләт йортына чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев