Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Хезмәте белән хөрмәт казанган шәхес

Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, танылган җитәкче, җәмәгать эшлеклесе һәм киң күңелле иганәче Рифгать Мөхәммәтшәех улы Вәлиев күптән түгел күркәм юбилеен – 75 яшен билгеләп үтте. Аның тормыш юлы – тырыш хезмәт, нык ихтыяр һәм кешеләргә игелек кылу үрнәге.

Рифгать Вәлиев. / Фото шәхси архивтан

Авылдан башланган тормыш юлы

Рифгать Мөхәммәтшәех улы 1951 елның февралендә Әлмәт районының Бикәсаз авылында гади, хезмәт сөючән гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Аның нәсел тамырлары тирән һәм бай тарихлы.

Әтисе Мөхәммәтшәех Мөхәммәтвәли улы Әлмәт һәм Кәшер МТСларында тракторчылар бригадиры, соңрак «Җәлилнефть» берләшмәсендә оператор булып намуслы хезмәт куя. Ул оста көрәшче, җырчы, гармунчы һәм балта остасы да була. Рифгать тә кечкенәдән әтисеннән күп һөнәрләрне үзләштереп үсә.

Әнисе Даимә Талип кызы заманына күрә тирән белемле, мәдәнияткә гашыйк кеше була. Ул тальянда уйнап, халык җырларын башкарырга ярата. Шуңа күрә Рифгатьнең күңелендә дә балачактан ук милли моңга, халык җырларына мәхәббәт туа.

Кечкенәдән үк китаплар укырга яраткан, белемгә омтылган егет мәктәпне тәмамлагач «Нефтехим» техникумына укырга керә. Соңрак ул Казан шәһәрендәге С.М.Киров исемендәге химия-технология институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеген ала.

Җитәкчелеккә алып килгән юл

Хезмәт юлын ул химия комбинатында башлап җибәрә. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсенең капиталь төзелеш һәм ремонт идарәсендә инженер булып эшли.

1978 елдан башлап Рифгать Вәлиев Бөтенсоюз «Монтажтермоизделия» системасында хезмәт куя. Биредә ул үзен белемле, төпле фикерле, җаваплылык алудан курыкмый торган җитәкче итеп таныта.

1984 елда Рифгать Мөхәммәтшәех улын Яр Чаллыдагы идарәгә баш инженер итеп билгелиләр. Ә инде 1989 елда конкурс нигезендә, берничә кандидат арасыннан сайлап алып, Түбән Кама идарәсе җитәкчесе итеп куялар. Аннан ул, лаеклы ялга чыкканчы, шактый еллар «Термостепс» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры вазифасын уңышлы башкара.

Аның җитәкчелеге предприятие яңа үсеш баскычына күтәрелә: җитештерү процесслары камилләштерелә, техник база яңартыла, заманча һәм куркынычсыз технологияләр кертелә. «НСУ Термостепс» төзелеш тармагында җылылык изоляциясе хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә Россия күләмендә алдынгы предприятиеләрнең берсе булып санала.

Предприятиенең эшчәнлек географиясе дә киң: Мурманскидан алып Владивостокка кадәрге объектларда коллективның хезмәте бар. Түбән Камадагы «Түбән Кама нефтехим», «Түбән Кама шин», «КамАЗ» заводы, Менделеевскидагы эре объектлар, «ТАНЕКО» төзелеше – боларның барысында да «Термостепс» коллективы үз өлешен кертә.

Җәмәгать эшлеклесе һәм иганәче

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рифгать Мөхәммәтшәех улы «Россиянең мактаулы төзүчесе», «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе», «Татарстан Республикасының мактаулы төзүчесе» дигән югары исемнәргә лаек була. 2010 ел нәтиҗәләре буенча ул «Ел бизнесмены» исемен дә ала.

Рифгать Вәлиев шәһәр һәм республика җәмәгать тормышында актив катнаша. Ул Түбән Кама аксакаллар шурасының мактаулы әгъзаларының берсе булып тора.

Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә, спорт мәктәпләренә ярдәм күрсәтү аның өчен инде традициягә әверелгән. Ул инвалид балаларга ярдәм итү проектларын, мәчет-мәдрәсәләрне, «Нефтехимик» футбол клубын, үзе укыган Иске Михайловка мәктәбен даими рәвештә ярдәм итүче иганәче дә.

«Термостепс» коллективы шәһәр күләмендә уздырылучы Сабантуй, Республика һәм Шәһәр көне бәйрәмнәрендә дә актив катнаша. «Яңарыш» фондына күрсәткән ярдәме өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хаты коллектив өчен зур дәрәҗә булып тора.

«Шәһәребез һәм ил өчен башкарылган хезмәт – безнең уртак эш. Кешеләргә файдалы булу – тормыштагы иң зур бәхет», – дип әйтергә ярата Рифгать Мөхәммәтшаех улы.

Гаилә һәм рухи дөнья

Рифгать Вәлиев – гаиләсенә тугры, туган җанлы кеше. Тормыш юлында аңа авыр сынаулар да кичерергә туры килә. Әмма ул көчле рухы, туганнары һәм дуслары ярдәмендә барлык кыенлыкларны җиңеп чыга. Бүген ул биш оныгы булган бәхетле бабай.

75 яшькә җитсә дә, Рифгать әфәнде һаман да белемгә һәм камиллеккә омтыла. Рус мәктәбен тәмамлаган булса да, татар телендә иркен сөйләшә, татар халык җырларын өйрәнә, музыка белән мавыга. Рус һәм татар телләреннән тыш немец телен белә, инглиз телен өйрәнә.

Рифгать Мөхәммәтшәех улы тарих белән дә кызыксына, архив документларын өйрәнә, нәсел шәҗәрәсен төзи. Үзенең туган ягы һәм нәсел тарихы турында «Тарихның борма юллары» исемле китап та бастырып чыгарды.

2021 елда Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен Рифгать Мөхәммәтшәех улы Вәлиевка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

Рифгать әфәнде – хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек һәм киң күңеллелек үрнәге. Мондый шәхесләр булганда, шәһәребез дә, халкыбыз да үсеш юлыннан ышаныч белән алга бара.

Юбилее уңаеннан Рифгать Мөхәммәтшәех улына нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге һәм киләчәктә дә изге эшләрендә уңышлар телибез.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60-TK