Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгы 2026 елга бәйрәм яллары графигын игълан итте

Иң озын яллар Яңа ел каникулларына туры килә.

2026 елда россиялеләрне гыйнвар, февраль, март, май һәм июнь айларында озын яллар көтә. Бу хакта РИА Новости Хезмәт министрлыгы документларына сылтама белән хәбәр итә. Документларда киләсе елга бәйрәм көннәре графигы күрсәтелгән.

Иң озын яллар Яңа ел каникулларына туры килә. Алар 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 3 гыйнварга туры килгән ял көнен 9 гыйнварга күчерү нәтиҗәсендә яллар өзлексез һәм озын килеп чыккан. Моннан тыш, 4 гыйнварга, якшәмбегә, туры килгән ял көне чәршәмбегә, 31 декабрьгә, күчереләчәк — Яңа ел ял ялларына тагын бер көн өстәләчәк.

Февральдә россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн рәттән — 21 февральдән 23 февральгә кадәр ял итәчәк. Мартта да шундый ук схема көтелә: Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Май бәйрәмнәре дә озын яллар белән сөендерәчәк. Ял көннәренең беренче өлеше Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итәчәк. Ялларның икенче өлеше исә Җиңү көнендә, 9 майдан 11 майга кадәр көтелә. Шулай итеп, май бәйрәмнәрендә берьюлы алты көн ял итү каралган.

Җәйге озын яллар исә россиялеләрне июньдә көтә: 12 июньнән 14 июньгә кадәр илдә Россия көне билгеләп үтелә.

2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәргә тиешле эш атнасы бәйрәм ялы белән бүленәчәк: 4 ноябрьдә, чәршәмбе, ил Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев