Хезмәт министрлыгы 2025 елда гамәлгә ашырылачак яңа ярдәм чаралары турында сөйләде
Россия Президенты Владимир Путин Гаилә елы тәмамланганда яңа ярдәм чараларын игълан итте.
2025 елда Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты ярдәмендә балалы гаиләләргә булышу дәвам итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Эльмира Зарипова республикада гамәлгә ашырыла башлаячак яңа проектлар хакында сөйләде.
«2025 елда яңа проектлар гамәлгә ашырылачак, Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә һәм Баулыда гаилә күп функцияле үзәкләре төзеләчәк. Икенче зур проект — «гаилә кунак бүлмәләре». Без балалар арасында ятимлек проблемасы белән шөгыльләнәбез һәм, әлбәттә, бала өчен гаилә элемтәләрен саклау безгә бик мөһим. Балалар учреждениеләре һәм приютларда махсус кунак бүлмәләре ачылачак, анда ата-аналар һәм булачак уллыкка алучылар белән аралашу мөмкинлеге каралган», — диде ул.
Россия Президенты Владимир Путин Гаилә елы тәмамланганда яңа ярдәм чараларын игълан итте:
— «Герой аналар» социаль гарантияләр буенча Россия Хезмәт Героена тиңләнәчәк;
— биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен пенсия билгеләгәндә бала карау чорлары саны буенча чикләү бетереләчәк;
— көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала туу буенча минималь пособие күләме яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк;
— социаль контракт төзү өчен бердәм пособие исәпкә алынмаячак;
— эш бирүченең хезмәткәрләргә балалары тугач бирә торган 1 миллион сумга кадәр түләүләре салымнардан азат ителәчәк;
— яңа торак сафка бастырылмый яки минималь күләмдә төзелә торган территорияләрдә икенчел базарда да ташламалы ипотека алып булачак.
2026 елдан керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түләү кертелә: физик затның керемнәренә салым алтышар процент күләмендә яңадан исәпләнәчәк, ә аерма бер тапкыр кайтарылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев