Халкыбыз бәйрәмен искә алып...
Шәһәрнең 42 нче балалар бакчасында «Сөмбелә» бәйрәме гөрләп узды.
Ел саен көзге эшләр тәмамлангач, безнең «Алмагач» балалар бакчасында «Сөмбелә» бәйрәме уздырыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз үзләре яшелчә бакчасында тырыша-тырыша кишер, суган, кабак, кәбестә, помидор үстерәләр. Әлбәттә, җәй көне су сибеп, чүбен утап, тырыш хезмәтен куеп үстерелгән яшелчә тәмле була. Балалар кечкенә төркемдә тәрбияләнүче балаларны да кунак иттеләр: аларны үзләре үстергән яшелчәләрнең көзге уңышы белән сыйладылар.
«Сөмбелә» бәйрәменә әзерлек бик күп алдан башланды. Һәр бала әнисе белән оннан, майдан тәмле ризык әзерләп бәйгегә әзерләнде. Бәйрәм елдан-ел күңелле, эчтәлекле уза: балалар яшелчәләр, көз, ипи турында шигырьләр сөйлиләр, табышмакларга җаваплар табалар, мәкальләр әйтешәләр. Мәкальнең башын тәрбияче апа башласа, балалар дәвам итә. Алар, мәкальләр аша эшләп ашарга, эш беткәч уйнарга кирәклеген исләрендә калдыралар.
Бәйгедән соң, бәйрәм азагында, балалар бергәләп чәй эчтеләр. Кичә азагында «Безнең бакча», «Көз һәм балалар», «Яраткан әби, тапкыр бабай» һәм «Сөмбелә кызы» уеннары белән йомгакладылар.
Без балаларыбызда «Сөмбелә» бәйрәме аша туган телебезгә, милли гореф-гадәтләргә, татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбиялибез. e Фотолар шәхси архивтан.
Рушания Фәйзуллина, татар һәм рус теле тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев