Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Хәл итү өчен бурычлар да йөкләнде

Түбән Камада «Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Чираттагы сөйләшү 19 нчы һәм 21 нче микрорайоннарда яшәүчеләр белән узды.

Очрашуда шәһәр мэры Радмир Беляевка торак-коммуналь хуҗалык, су белән тәэмин итү системасы, юлларны ремонтлау, кар чистарту мәсьәләләре буенча сораулар бирелде. Шулай ук башка актуаль проблемалар да күтәрелде.

Шәһәр башлыгы очрашуны рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. Ул территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисенең һәм шәһәр тормышында актив катнашучыларның эшчәнлеген билгеләп үтте.

Аннары мэр башкарылган эшләр турында җентекле хисап тәкъдим итте: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру, юллар һәм йортларны төзекләндерү, җәмәгать киңлекләрен яңарту. Инженер челтәрләрен алыштыруга аерым игътибар бирелде.

«2024 һәм 2025 елларда 65 чакрым инженер челтәрен алыштырдык, 98 үзәк җылылык пунктының 36сын ремонтладык. Бу эшләргә 3 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Темплар бик яхшы. Шәһәребезгә „Татэнерго“ компаниясе килүенә шатмын», – диде Радмир Беляев.

Шәһәр башлыгы барлык юнәлешләр буенча эш дәвам итәчәген ассызыклады. Аның сүзләренчә, Түбән Кама үсә һәм үсеш ала: яңа торак йортлар һәм социаль объектлар төзелә, яңа җәмәгать киңлекләре барлыкка килә. Быел яңа микрорайонда парк төзелешенең беренче этабы башланачак. Алга таба икенче этап та каралган.

«Иске микрорайоннарда мондый мөмкинлекләр бар, ә яңаларында яшәүчеләргә әлегә кыенрак. „Рамус Молл“ артындагы „Сөембикә“ паркы – беренче карлыгач. Киләсе елга 200 миллион сум күләмендә грант акчасы каралган, аны да яңа микрорайондагы паркка юнәлтәчәкбез. Яңа микрорайоннарда да искеләрендәге кебек үк шартлар булсын», – диде ул.

Хисаптан соң очрашу диалог форматында дәвам итте. Ишегалларын төзекләндерү, юлларны яңарту, өстәмә яктырту кую, кар чистарту мәсьәләләре буенча сораулар яңгырады. Шунда ук җаваплы хезмәтләргә һәр мөрәҗәгатьне тикшереп, хәл итү бурычы куелды.

Моннан тыш, 27 нче мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү һәм аны махсус кластерга керү тәкъдиме яңгырады. Радмир Беляев бу инициативаны хуплады.

Очрашу микрорайон активистларын бүләкләү белән тәмамланды. Алар хөрмәтенә яңгыраган алкышлар чараның матур йомгагы булды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев