Хәерле сәфәрләр булсын: Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттыгы гуманитар ярдәм озатылды
Йөкне җибәрүдә Түбән Кама мэры Радмир Беляев катнашты.
Дүрт машина, автобус һәм 40 тоннадан артык кирәк-ярак – менә шундый күләмле гуманитар ярдәм Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына озатылды. Бу – агымдагы елда җыелган өченче зур партия. Йөкне озату чарасында Түбән Кама мэры Радмир Беляев та катнашып, уртак эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Без ике ай эчендә фронтка өченче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрәбез. Бу – 100 тоннадан артык йөк дигән сүз. Изге эштән беркем дә читтә калмый, түбәнкамалылар үзләренең бердәм булуын күрсәтәләр. Егетләребезгә ярдәм итәргә кирәк, чөнки алар безнең өчен, имин тормышыбызны саклау өчен көрәшәләр», – дип белдерде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.
Төзелеш материаллары, генераторлар, дарулар, маскировка челтәрләре, беренчел кирәк-яраклар… Барлыгы 40 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган. Йөк составында – дүрт машина һәм ПАТП бүлеп биргән автобус та бар.
Гуманитар ярдәм алты юнәлеш буенча юл тотачак: Донецк, Херсон, Запорожье һәм Луганск өлкәләренә – 33 тонна, Белгородка – 3 тонна, Курскка – 2,5 тонна йөк китереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев