Волонтерлар – алгы сафта
Түбән Каманың «Покров» волонтёрлар төркеме ике меңенче маскировка челтәрен үрде. Әлеге челтәр якын көннәрдә алгы сызыкта хезмәт итүче хәрбиләргә җибәреләчәк. Волонтёрлар солдатларга инде өч ел дәвамында даими ярдәм күрсәтә.
«Башта челтәрләр азрак иде, хәзер без тизрәк үрергә өйрәндек. Уртача алганда, бер тәүлеккә биш челтәр әзерлибез. Бер рулон материал безгә ике ярым көнгә җитә, ә бер атнага ике рулон кирәк», – дип сөйләде «Покров» төркеме волонтёры Фәридә Нигъмәтҗанова.
Волонтёрлар исәпләгәнчә, әгәр дә әзерләнгән барлык челтәрләрне бер рәткә тезеп куйсаң, аларның гомуми мәйданы якынча 36 мең квадрат метр тәшкил итәр иде.
Челтәрләр белән бергә хатын-кызлар кечкенә бүләкләр – үз куллары белән бәйләгән оекбашлар һәм балалардан хатлар да әзерли. Маскировка челтәрләре төрле үлчәмдә һәм төрле төсләрдә ясала. Людмила Руженская билгеләп үткәнчә, эш процессы чын һөнәри фабрикадагы кебек оештырылган.
«Кисү, элеп кую, үрү – болар барысы да команда эше. Бердәм булып эшләгәндә, барысы да яхшы килеп чыга. Безнең хезмәт солдатларга ярдәм итәр. Кемнедер пулядан саклар, кемнедер дроннардан каплар дип өметләнәбез. Бары тик исән-сау әйләнеп кайтсыннар гына», – ди Людмила Руженская.
Волонтёрлар челтәрләрне көн саен, сменаларга бүленеп үрә. Бу исә маскировка чараларын җитештерүдә югары темпны сакларга мөмкинлек бирә.
«Иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшлибез. Һәр сменада гадәттә 13-14 кеше, кайчак күбрәк, кайчак азрак була. Бу – безнең терәк коллектив, арыган булсак та, барыбер килүче кешеләр. Без җиңүгә кадәр, солдатларга кирәк булганчы эшләргә телибез. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ булган чакта, эшебезне дәвам итәчәкбез», – дип аңлатты Фәридә Нигъмәтҗанова.
Ике меңенче маскировка челтәрен үреп бетереп төргәч, хатын-кызлар шунда ук яңа челтәрләр ясауга керешкән. Монда артык куллар юк, шуңа күрә волонтёрлар һәрвакыт яңа ярдәмчеләрне шатланып кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев