«Вольные распевы» солисты Түбән Кама хатын-кызларын 8 март белән котлады
«Вольные распевы» казаклар ансамбле солисты Түбән Кама хатын-кызларын 8 март белән котлады.
Татьяна Патрикеева Халыклар Дуслыгы йортында концерт куйды. Бәйрәмгә милли оешма вәкилләре чакырыла. Форсаттан файдаланып, кунаклар түбәнкамалының картиналары белән дә таныштылар. Күргәзмәдә төрле техникада иҗат иткән рәсемнәре тәкъдим ителә.
Таныш булыгыз – «Вольные распевы» казаклар ансамбле солисты – Татьяна Патрикеева. Түбәнкамалы моңлы һәм күңелгә үтеп керелек совет чоры җырларын башкара.
Җырчы Түбән Кама хатын-кызларын 8 март белән котлап, концерт куя. Гәрчә, җыр белән лаеклы ялга чыккач кына кызыксына башлаган. Шулай да телевизион тамашада да катнашу тәҗрибәсе бар. Өч ел элек республика данын яклап федераль каналда чыгыш ясый. Бүген бәйрәмдә дусларын, якыннарын куандыра.
«Үзебезнең барлык хатын-кызлары, әниләрне, бәбиләрне 8 март белән котлыйм»
Татьяна Патрикеева һөнәре буенча рәссам. Кунаклар түбәнкамалының картиналары белән дә таныштылар. Күргәзмәдә төрле техникада иҗат иткән рәсемнәре тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев