Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Вокзалдагы яшьләр үзәгенең беренче чиратын Түбән Кама юбилеена тапшырырга планлаштыралар

Үзәкнең ахыргы концепциясе һәм дизайны — эшкәртү процессында.

2026 елда Түбән Камада бер яшьләр үзәгенә күбрәк булачак. Ул автовокзал бинасында урнашачак. Анда демонтаж үткәрелгән инде. Хәзер үзәкнең ничек эшләячәге, анда нәрсәләрне урнаштырачаклары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышу бара.

Шундый дискуссияләрнең берсе беренче сентябрьдә узды. Анда Радмир Беляев һәм Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков катнашты.

Үзәкнең ахыргы концепциясе һәм дизайны — эшкәртү процессында. Булачак объектның теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен уңайлы булуы мөһим.

Булачак үзәкнең мәйданы 3 мең кв. метр тәшкил итә. Анда төрле активлыклар өчен төрле зоналар каралган. Җәмәгать тыңлаулары барышында биредә өченче буын университетын урнаштыру тәкъдиме дә яңгырады. Төрле буын кешеләренең күршелеге уңай гына булачак: пенсионерлар, мәсәлән, яшьләрне ашарга пешерергә өйрәтә алачак.

Үзәктә югары технологияләргә зур игътибар биреләчәк. Анда фиджитал спорт белән шөгыльләнү өчен зал ачарга планлаштыралар. Бу физик һәм виртуаль спорт катнашкан яңа юнәлеш. Интеллектуалларның да үз үзәге барлыкка килергә мөмкин. Анда талантлы укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашырга әзерләячәкләр.

Очрашуда студентлар вәкилләре җитәкчелектән булачак үзәкнең эш графигына игътибар итүләрен сорадылар. Яшьләрнең күбесе көндез укый, кемдер эшли, бары кичләре генә бушый. 19-20 сәгатьтән соң да яшьләрнең үзләре өчен ял итү мөмкинлеген табуы мөһим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев