Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыруны тәэмин итәргә кушты

Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) югары темпта арттыруны тәэмин итәргә кушты — 2030 елга ул 35 мең сумга җитәргә тиеш. Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты, дип яза «Татар-информ».

«РФ Хөкүмәтенә 2030 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2023 елга билгеләнгән сумма белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк арттыруны күздә тотып, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен югары темпта арттыруны тәэмин итәргә. Аның күләме аена 35 мең сумнан ким булмаска тиеш», — диелә документта.

Йөкләмәне үтәү турында беренче хисапны 2025 елның 15 мартына кадәр дәүләт башлыгына тапшырырга кирәк. Киләчәктә Министрлар Кабинетына ярты елга бер тапкыр хисап белән чыгыш ясарга тиеш була. Җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнгән.

Искәртик, 29 февральдә Федераль Җыенга еллык Юлламасында Президент хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен алты елда 35 мең сумга кадәр күтәрү бурычын куйды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев