Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вильфанд россиялеләргә җылы җәй вәгъдә итте

Июньнең беренче биш көнендә Россия Федерациясенең Европа территориясендә бик эссе һава торышы барлыкка килде.

2024 елның җәе бөтен Россия территориясендә «суык булмаячак», температура фоны нормага якын яки югарырак булачак, ә кайбер төбәкләрдә һава торышы гадәттәгедән күпкә җылырак булачак, дип белдерде Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренчә, илнең Европа өлешендә, Урал округының төньяк яртысында, Красноярск краенда һәм Якутиядә һава температурасы нормадан сизелерлек артачак.

Хәзерге хәлгә килгәндә, июньнең беренче биш көнендә Россия Федерациясенең Европа территориясендә бик эссе һава торышы барлыкка килде, температура нормадан 4-8 градуска артык, диде метеоролог 6 июньдә узган матбугат конференциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев