Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Вильфанд: Җирдәге температура кеше эшчәнлеге аркасында күтәрелә

Хәзерге вакытта төп фактор — парник газлары.

Бөтен планетадагы температура кеше эшчәнлеге аркасында күтәрелде. Бу фактор һава торышы шартларына, табигатьнең үзенә, мәсәлән, Эль-Ниньо күренешенә караганда, көчлерәк тәэсир итте, дип саный Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Аның сүзләрен РИА Новости китерә, дип яза «Татар-информ».

«Хәзерге вакытта төп фактор — парник газлары. Бу гаҗәп. Хәзер инде моны закон дип атарга була — [климат үзгәрүгә — Т-и иск.] антропоген йогынты табигый йогынтыга караганда шактый көчлерәк», — диде синоптик.

2023 һәм 2024 елларда планетаны җылыткан Эль-Ниньо күренеше ким дигәндә көзгә кадәр кайтмаячак. Тын океанда су температурасы кимүгә бәйле Ла-Нинья күренеше исә апрельдә нейтраль фазага күчте, дип өстәде Вильфанд. Шул ук вакытта күптән түгел генә узган Ла-Нинья фазасы глобаль температурага йогынты ясамады диярлек.

Исегезгә төшерик, Ла-Нинья күренеше вакытында җылылык атмосферадан океанга китә, шул сәбәпле температура кими. Эль-Ниньо вакытында исә җылылык агымы океаннан атмосферага күчә, шуның нәтиҗәсендә бөтен планетада температура күтәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев