«Ватанны cаклаучылар елы»н ачып җибәрделәр
Россия Президенты карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы буларак игълан ителде.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән туры килә. Бу ел тарихка күпсанлы истәлекле вакыйгалары һәм төрле чаралары белән кереп калачак.
Ватанны cаклаучылар елын ачу тантанасы шәһәрнең боз сарае каршысындагы мәйданчыкта узды. Һәм бу очраклы гына түгел. 1975 елдан бирле, ягъни инде ярты гасыр дәвамында, ул Җиңүнең 30 еллыгы исемен йөртә.
Бөек Ватан сугышына Түбән Кама районыннан 8 меңгә якын кеше киткән. Кызганычка каршы, аларның яртысыннан артыгы яу кырында һәлак булган. Районыбыз 5 Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры булган 5 якташыбызның ватаны булып тора. Аларның исемнәрен шәһәр урамнары йөртә, кылган батырлыкларын мемориальлар һәм обелисклар мәңгеләштереп тора.
Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган чарада төрле елларда илебез тынычлыгы өчен көрәшкән геройларны, сугыш ветераннарын, локаль хәрби конфликтларда катнашучыларны, хәрби хезмәт ветераннарын искә алдылар. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы һәм киләчәге өчен үз-үзләрен аямыйча көч түккән сугышчы егетләргә карата да бик күп рәхмәт сүзләре ирештерделәр.
«Бүген дә тарих безнең геройларыбыз аша языла. Егетләребез үз гомерләрен туган илебезне, азатлыгыбызны саклауга багышлыйлар. Хәзерге вакытта без сугышчыларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Бу эштә катнашкан һәркемне дә Ватанны саклаучылар дияргә була. Шундый батыр улларны тәрбияләгән ата-аналар, егетләребезнең гаиләләре алдында баш иябез», — дип ассызыклап үтте муниципаль район башлыгы, шәһәр меры Рамил Муллин.
Чарада мәктәп укучылары, студентлар, кадетлар катнашты. «Төрле чорда Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлеге өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән, хәрби бурычларын намус белән үтәп, батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбыз турында без онытырга тиеш түгел, алар безнең хәтердә мәңге сакланыр», — дигән сүзләр кат-кат яңгырады бу көнне. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Махсус операциядә катнашкан сугышчы егетнең сүзләре бу көнне яшьләр өчен аеруча да үтемле яңгырады. «Бер-берегезне яратып, хөрмәтләп яшәгез. Укытучыларыгызны тыңлагыз, чөнки алар сезгә карата бары изге теләктә. Мәктәптә бирелгән белем, үзләштерелгән һөнәр һәрчак кирәк була. Кайчандыр тормыш иминлеге нигезе дәресләрендә өйрәнгәннәр миңа махсус хәрби операциядә булган чакта бик тә ярдәм итте. Алган белемнәр кайчан һәм кайда кирәк булачагын белеп булмый. Әтиәниләрегезне саклагыз, Ватанны яратыгыз, бер-берегезгә карата мәрхәмәтле, рәхимле булыгыз», — дигән теләкләрен ирештерде «Красавчик» позывнойлы якташыбыз. Аның сүзләрен җыелган халык дәррәү алкышлар белән күтәреп алды.
Чара барышында «Нефтехим-арена» мәйданчыгы каршысында төрле осталык дәресләре дә оештырылган иде. Теләгән һәркем маскировка челтәрен үрергә, «исән калу беләзекләре»н ясарга өйрәнә алды. Шулай ук биредә окоп шәмнәре ясадылар, «коры душ» әзерләргә булыштылар. Урамда салкын булуга карамастан, бу файдалы эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр байтак җыелды. Солдатларга булган рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен шәһәрдәшләребез хат аша җиткерә алдылар.
Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан шәһәр һәм районда ел дәвамында 300 гә якын төрле чара узачак. Алар арасында ел саен үткәрелеп күркәм традициягә әверелгән «Георгий лентасы», «Хәтер шәме», «Автойөреш» кебекләре дә, шулай ук беренче тапкыр оештырылачак яңа төрле чаралар да күп булачак.
Гөлназ Җаббарова
Автор фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев