Вакытында түләргә онытмагыз!
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе гражданнарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска һәм штрафларны вакытында түләргә онытмаска чакыра.
Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләү срогы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 тәүлек тәшкил итә. Ә инде 20 тәүлек узганчы түләсәгез 50 процент ташлама каралган.
Күрсәтелгән срокта түләмәүчеләргә РФ КоАП 20.25 маддәсенең 1 өлеше нигезендә түләнелмәгән штрафның икеләтә күләмендә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган штраф рәвешендә административ җаваплылык яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Шул ук вакытта беренче салынган штраф та түләнергә тиеш. Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе гражданнарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска һәм штрафларны вакытында түләргә онытмаска чакыра.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев