Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзләре бер ансамбль

Бүгенге язмам герое Ринат Талип улы Гайнуллин да оста гармунчы, баянчы, җырчы.

Заманалар үзгәрә, баштарак гармун моңнарына алмашка синтезаторлар яки башка заманча музыка кораллары килсә дә, татар халкы барыбер гармун моңын онытмый. Безнең күңелләргә гармун моңы күпкә якынрак шул. 

Гармунда уйнарга өйрәнү һәркемнең кулыннан килми, үземнән беләм. Педагогия көллиятендә укыганда 4 ел баянчы ясарга тырыштылар, тик колакларга «аю баскач», көйне отып калу, тоемлау дигән нәрсә юк. Ә гармунчыларга гомерем буе кызыгып яшәдем. 

Бүгенге язмам герое Ринат Талип улы Гайнуллин да оста гармунчы, баянчы, җырчы. Ул тумышы белән талантларга бай Чирмешән районы, Түбән Кәминкә авылы егете. Алар гаиләдә сигез бала — 4 кыз, 4 малай үсә, Ринат иң өлкәне. Туган авылында мәктәп тәмамлагач, Түбән Камага 46 нчы училищега укырга керә. Анда монтажчы һөнәрен үзләштереп НМУ-1 оешмасына эшкә урнаша. Аннары инде армия хезмәте. 

Армиядән ул яңа һөнәр — эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп кайта. Түбән Камада башта икмәк пешерү комбинатында, соңрак лаеклы ялга чыкканчы, НМУ-3 оешмасында эретеп ябыштыручы була. Анда 25 ел намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга. 

Сүзебезне гармунчы буларак таныштырудан башлаган идек, шуны дәвам итик әле. Ринат абыйның әтисе авылларының оста гармунчысы була. Үзенең ике гармунында үзәкләрне өздереп уйный, тик ватарсыз дип, улларының берсенә дә гармуннарын бирми. Менә шулайрак уйнала инде ул дип, уйнап кына күрсәтә. Ә Ринатның әтисе кебек гармунда сыздырасы килә... 

Егет алтынчы сыйныфта укыганда әтисе авыл кибетеннән улларына «Беларусь» дигән гармун алып кайтып бирә. Рәхәткә чыга 4 малай, дүртесе дә гармунда уйнарга өйрәнә. Кызлар да алардан калышмый — моңлы итеп җыр суза, рәхәтләнеп биеп җибәрә. Бераз алга китеп булса да шуны әйтим әле, 25 елдан артык Болгар авылы клубы мөдире вазыйфаларын башкаручы Фирдәвес Ильясова, Ринат абыйның сеңлесе. 

1979 нчы еллар, шәһәрләрдә Май бәйрәмнәренең гөрләп торган чаклары. Шушы бәйрәмдә Ринат үзенең гомерлек яры, Балык Бистәсе кызы Гөлсәрияне очрата. Алар күрше йортлардагы тулай торакларда яшиләр булып чыга. Бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнешеп куялар. Гөлсәрия баштарак "химия«дә эшләсә, соңрак бик озак еллар балалар бакчасында повар булып хезмәт куя. Ул да бик матур җырлый. Бергәләп бер кыз, бер ул үстерәләр. Балалары Гөлнара белән Данил бәхетне әллә кайлардан, читтән эзләмиләр, Түбән Камада төпләнәләр. 

2003 нче елны Түбән Камада гармунчылар ансамбле барлыгын ишетеп, дөресрәге, икетуган абыйсының чакыруы белән бу ансамбльгә килеп кушыла. Ринат Мөхетдинов оештырган бу ансамбльнең чыгышларын күпләр хәтерлидер әле. Биредә башка гармунчыларның уйнаганнарын күзәтеп, үзе дә шомарганнан шомарып, шактый вакыт йөри. Ансамбль булгач, бергә, бер-береңне тыңлап, колак салып уйнарга өйрәнәләр. Гармунчылар шәһәр күләмендә уздырылган чаралар уртасында кайный, федераль сабантуйларда катнаша «Владивостокка кадәр барып җиттек. Ел саен башкалабыз Казанда республика көненә багышлап уздырылган «Уйнагыз гармуннар» фестивалендә катнаштык», — ди Ринат абый. 

Кызганыч, Ринат Мөхетдинов Казанга күчеп киткәч, ансамбльдә берничә җитәкче алышына, эше дә сүлпәнәя. Ринат Талип улы шәһәребезнең күренекле гармунчысы Флүр Гайнемөхәммәтовны 1975 елдан ук күреп белгән була. Баштарак «Ләззәт» ансамбле, соңрак "Талир тәңкә«не оештыра Флүр абый. Үзенең чордашларының чыгышларын гына карап йөргән Ринат абый тора-бара үзе дә ансамбль чыгышларына кушылып китә. Гармунчы буларак төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алган дипломнары шактый Ринат абыйның. Актанышка, Ижау каласына барып берничә ел рәттән җиңү яулап кайталар. 

Алдан әйткәнемчә, алар гаиләдә барысы да гармунчылар һәм җырчылар. Ә нигә туган якларына кайтып, бер гөрләтеп килмәскә әле?.. Туганнар шулай җыелып киңәшләшәләр дә, туган авыллары Түбән Кәминкәгә кайтып, зур концерт оештыралар. Репертуарга җырлар озак эзлисе юк, абыйлары Ринат үзе көйләр яза. Бүгенге көндә аның 30дан артык җыры бар. Ул аларның шактыен туплап «Җаннан чыккан моңнар» дип аталган китап та чыгарган. Бу гамәлләре белән авылдашларыннан бик күп җылы сүзләр, рәхмәтләр ишетәләр. 

Юкка гына елъязмачылар инде 1980 нче елларда ук гармунны татарларның уен коралы, татар авылларына хас музыка коралы дип язып калдырмагандыр. Ул киләчәктә дә шулай булып калсын, халкыбыз күңелендә гармун моңнары онытылмасын, бу уен коралында уйнаучылар кимемәсен иде.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев