Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Узган елда Россиядә 700 меңгә якын кешегә беренче тапкыр онкология диагнозы куелган

Бу 2023 ел белән чагыштырганда 24 меңгә күбрәк.

2024 елда Россиядә 698 693 кешегә беренче тапкыр яман шеш диагнозы куелган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 24 меңгә күбрәк. Мондый мәгълүматларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.

«Мәгълүматларга караганда, 2024 елда гомерендә беренче тапкыр яман шеш диагнозы куелган 698 693 кеше теркәлгән. 2023 елда аларның саны 674 587 кеше булган, бу 24 106 очракка азрак», — дип хәбәр итә РИА Новости.

Шул ук вакытта 61 процент очракны иртә стадиядә ачыклаганнар, бу уңышлы дәвалануга шансларны шактый арттыра.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев