Узган ел бик яхшы узды, бу елга планнар зурдан...
Ел ахырында Керәшен этно-мәдәни җәмгыяте 2024 елгы эшләргә йомгак ясады.
«Халыклар дуслыгы» йортында узган бу чарада шәһәрнең һәм районның актив керәшеннәре, ансамбльләре катнашты.
Җәмгыять ел буе башкарган эшләр шактый: фәнни эзләнүләр, милли йолаларны барлау һәм туплау, җирле фольклорны бөртекләп җыю, керәшен язуын өйрәнү. «Җирекле моңнары» ансамбле йола җырларын театральләштерүдә зур эш башкара, Олы Аты авылыннан «Ак түтиләр» киемнәрен барлап, нәкъ элеккечә итеп киенүне, Байданкино авылы керәшеннәре чиркәү-керәшен җырларын башкару, җыю өстендә эшлиләр. Керәшен ансамбльләренә йөрергә теләүчеләр саны арта баруы да күңелле яңалык. Узган ел «Сүрәкә» ансамбленә яңа, милли костюмнар тегелде.
Ел буена 600 дән артык чара үткәрелгән. Бу — мәктәпләр, балалар бакчалары, китапханәләр белән тыгыз элемтәдә торып, ярдәмләшеп, бергәләп башкарылган хезмәт.
Мөһим эшләрнең берсен әйтеп үтәргә кирәктер. Бу — районның 60 еллыгына «Кояшка очучы Ак каз» китабы чыгу.
Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова җитәкчелегендә менә 35 ел дәвамында керәшен халкын саклау һәм өйрәнү буенча актив эш алып бара. Оешманың эшчәнлеге 20 декабрь көнне башкалабыз Казанда, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган республика керәшен оешмасы утырышында да югары бәяләнде.
«Түбәнкамалылар яшь буын белән яхшы эшли. Алар мәктәпләрдә, музей-китапханәләрдә укучылар белән очрашулар оештыра, керәшен киеме, тарихы, мәдәнияте буенча төрле чаралар һәм осталык дәресләре оештыралар. ВКонтакте төркемендә дә актив эш алып баралар», — диде оешманың башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев