Узган атнада Түбән Камада яшәүче 1 107 кеше ашыгыч ярдәм чакырткан
Бу хакта Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада Түбән Камада яшәүче 1 107 кеше ашыгыч ярдәм чакырткан. Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, инфаркт белән 14 пациент кабул итү бүлмәсенә китерелгән. Шулкадәр үк кеше инсульт белән хастаханәгә озатылган.
Моннан тыш, узган атнада 45 яшьлек ир-ат салкында өшү белән, тагын ике 55 яшьлек ир-ат туңу белән белән хастаханәгә китерелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев