«Үзеңне җиңәргә»: Түбән Камада үзенчәлекле балалар өчен талантлар фестивале узды
Быел фестивальгә барлыгы 185 катнашучы килгән иде.
Түбән Каманың 75 нче балалар бакчасында «Бергә без күбрәк булдырабыз» дигән традицион фестиваль узды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар фестивале быел 26 нчы тапкыр үткәрелде.
Балалар бакчасына бөтен шәһәрдән мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр җыелды. Күпләр өчен сәхнәдә чыгыш ясау — зур җиңү.
«Безнең балалар бакчасы базасында бу бәйрәмне тугызынчы тапкыр үткәрәләр. Биредә балалар үз-үзләрен җиңүдә көч сынаша. Ягъни әгәр син бераз тотлыгасың, начар сөйләшәсең икән, син шигырьләр сөйлисең, синең барысы да килеп чыга икән — бу җиңү. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, син барыбер ярышасың, җырлыйсың, биисең. Бу конкурс түгел — ул балалар иҗаты бәйрәме. Безгә ул бик ошый», — дип уртаклашты 75 нче балалар бакчасы мөдире Любовь Эргерт.
Быел фестивальгә барлыгы 185 катнашучы килгән иде. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, музыка коралларында уйнадылар. Финал концертында 50 мәктәпкәчә яшьтәге бала чыгыш ясады.
Бу бәйрәмдә иң яхшыларын сайлап алу мөмкин түгел. Алар барысы да — җиңүчеләр, шуңа күрә беркемне дә бүләксез калдырмадылар. Чараны бик күп иганәчеләр хуплады. Алар арасында «Нефтехимик» хоккей клубы да бар. Уенчылар ел саен яшь артистларга ярдәм итәргә килә — автограф һәм фотосессия уздыра, ә бу фестивальнең исемен тагын бер тапкыр аклый — «Бергә без күбрәк булдырабыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев