Үзара аралашырга теләсәгез
Шәһәребезнең «Сөләйман» кафесында эш көннәрендә иртәнге сәгать 9 дан көндезге 11гә кадәр түбәнкамалылар белән чәй табыны артында очрашулар уза.
Нинди милләттән булына карамастан, өлкән яшьтәге апа-абыйлар күрсәтелгән вакытка килеп, бушлай чәй эчәргә, үзара аралашырга, башкаларны тыңларга яки үзләрен борчыган сораулар белән уртаклашырга, нәрсәдер сөйләргә килә алалар.
20 ноябрьдә узган очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау буенча әйдәүче белгече Райнур Рөстәм улы Әхмәтшин белән «рухи чәй эчү» дә очрашу булды. Ул алдартазларның тозакларына капмас өчен киңәшләр бирде, игътибарлы булырга һәм хискичерешләргә бирешмәскә чакырды. Аралашу кызыклы һәм файдалы узды.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев