Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк Банк: Декабрьдә Татарстанда инфляция Россиядәгедән югарырак булды

Татарстанда еллык инфляция декабрьдә 9,66 процентка кадәр җитте.

Татарстанда еллык инфляция декабрьдә 9,66 процентка кадәр җитте, бу Россиядәге уртача күрсәткеч 9,52 проценттан югарырак булып чыкты. Үзәк Банк шул хакта белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Төбәк инфляциясенең тиз артуы күп очракта кайбер товар җитештерүчеләрнең арткан чыгымнарны товар бәяләренә өстәве белән аңлатыла», — диелә Россия Банкы материалында.

Мисал өчен, ит һәм сөт продуктлары, шулай ук теплица яшелчәләрен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр товар бәясенә арткан чыгымнарны өстәгән. Мәсәлән, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, логистика һәм энергия ресурслары. Бу узган ел белән чагыштырганда, кыяр, сыер, дуңгыз ите һәм сөт продукциясенә, шул исәптән атланмай һәм сырларның бәясе артуына китергән. Шул ук сәбәпләр белән декабрьдә помидорның һәм кош итенең бәяләре дә күтәрелгән.

Чагыштыру өчен, Татарстанда еллык инфляция 2024 елның ноябрендә 8,83 процент тәшкил итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев