Үзәк банк 2026 елда төп ставканы 10,5 процентка кадәр киметү шартын атады
Бу Россия икътисады үсешендә дезинфляцион сценарие гамәлгә ашырылган очракта мөмкин булачак.
Үзәк банк төп ставканы 2026 елда 10,5 процентка кадәр төшерергә мөмкин. Бу Россия икътисады үсешендә дезинфляцион сценарие гамәлгә ашырылган очракта мөмкин булачак. Өстәвенә, 2027 елда төп ставка 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә көтелә, диелә Россия Банкының «2026 елга һәм 2027-2028 еллар чорына бердәм дәүләт акча-кредит сәясәтенең төп юнәлешләре» темасына багышланган хисабында.
Әмма, Үзәк Банк фаразлары буенча, 2028 елда да төп ставка 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә сакланачак.
Шул ук вакытта, әгәр Россиядә инфляция сценарие гамәлгә ашырылса, төп ставка 2026 елда 14-16 процент, 2027 елда 10,5-11,5 процент, 2028 елда 8,5-9,5 процент тәшкил итәчәк.
Рисклы сценарий булганда регулятор 2026 елда төп ставканың 16-18 процент дәрәҗәсендә калуын да кире какмый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев