Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Үткәннәрне барлап, алга барабыз»

Шушы көннәрдә Мәскәү татарларының милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев Түбән Камада кунакта булып китте.

Биредә ул париотик һәм волонтерлык юнәлешендә эшләүче оешмалар вәкилләре белән очрашты, мәктәп укучылары белән аралашты. 

Форпост оешмасы вәкилләре, Донбасс иреклеләре берлеге әгъзалары, Сугышчан туганлык ветераннары, яшь армиячеләр, волонтерлар бер өстәл артына җыелды. Сөйләшер сүзләр җитәрлек. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында аларның һәркайсы күләмле һәм мөһим патриотик чаралар оештыра. Бу очрашуның төп максаты — үзара аралашып, танышып, тәҗрибә уртаклашу. 

Мәскәү татарларының милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев, инде менә 28 ел дәвамында, Түбән Каманың якташлык оешмасы рәисе булып та тора. Җирле халык, аларның проблемалары аның өчен чит түгел. Туган телне, горефгадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү эше белән бер рәттән, даими рәвештә патриотик юнәлештә дә эш алып бара, хәйрия белән дә шөгыльләнә ул. 

«Бу юлы без 15 ветеранны татар телендә чыгып килүче, тагын 15ен рус телендәге газетларга яздырдык. Мәчеткә, ветераннар йортына һәм балалар йортына ярдәм күрсәттек. Хәрби операциядә булган егетләребезнең гаиләләре белән даими рәвештә элемтәдә торабыз, аларга булышабыз, очрашулар оештырабыз», — ди Рөстәм Ямалиев. 

Очрашуда каралган мөһим сорауларның берсе — яшь буынны ватанпәрвәрлек юнәлешендә тәрбияләү. Рөстәм Фәиз улы ассызыклавынча, ветераннарыбызның тормыш юлы турында иң төгәл, ышанычлы мәгълүматны аларның туганнары гына җиткерә ала. Шуңа күрә мәктәп укучылары белән очрашулар вакытында зур игътибарны шушы мәсьәләгә юнәлтә. Балалар үз бабаларының, әбиләренең тормыш юлларын өйрәнеп, аны алдагы буыннарга тапшырырга тиеш, ди ул. 

«Мәктәп программасы кысаларында гына тарихны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Башкалар сөйләгәнне генә тыңлап, ватанпәрвәрлек хисе тудырып булмый. Без, ветераннар оешмасы буларак, тарихны үз гаиләләре мисалында өйрәнү ягында. Һәм бу тиеш булган өчен түгел, ә чын күңелдән башкарылсын иде. Шул вакытта гына ул үтемле булачак. Һәм инде менә үз проектлары белән укучылар төрле конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Чыннан да, бик яхшы эшләр бар. Хәтта Петр 1 заманына кадәр гаиләләре тарихын өйрәнүчеләр дә түгел. Шулай ук Беренче бөтендөнья сугышы елларында илебез өчен көрәшкә туганнары турында проектлар әзерләүчеләр бар. Һәм бу безне бик шатландыра», — ди мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Рәшит Галиәхмәтов. 

Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлау белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең бүгенге имин яшәешен тәэмин итү сораулары да күтәрелде очрашуда. Илебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен биргән егетләребезнең исеме онытылырга тиеш түгел. Ә инде өйләренә кире әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән якташларыбызны гадәти тормышка кайтару, эшкә урнашырга ярдәм итү, аларның проблемаларын чишүдә теләктәшлек күрсәтү мөһим бүген. Очрашуда катнашучылар бу көнне әнә шул мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм үз алларына яңа бурычлар куйдылар. 

Фотода: Р. Ямалиев иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу вакытында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев