Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ураза гаете 2024: Түбән Камада бәйрәм намазы кайчан узачак

Түбән Кама мөхтәсибәте Ураза бәйрәмен билгеләп итү тәртибен бастырып чыгарды.

Үзәк Җәмигъ мәчетендә иртәнге сәгать 7дә Коръән аятьләре укыла башлаячак, ул 7:30 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән дәвам итәчәк.

Гает-намазны (бәйрәм намазын) иртәнге сәгать 8дә уздыру планлаштырыла.

10 апрельдә Ураза бәйрәмендә шулай ук Ramus Mall сәүдә комплексында шәһәр бәйрәме үткәреләчәк, ул 10:00 сәгатьтә башлана. Программада 25 нче балалар бакчасы һәм Ихлас үзәге тәрбияләнүчеләренең чыгышы, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, хәләл ярминкә һәм фудкортта хәләл меню булуы каралган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев