Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Үлеме дә җыр булып яңгыраган» шагыйрь

Түбән Камада бөек шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан митинг булды. Чара, күркәм гадәт буенча, шәһәрнең Лемаев исемендәге мәйданында – шагыйрьнең һәйкәле янында оештырылды.

Муса Җәлил һәйкәле

Митингка шәһәр халкы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, язучылар, укытучылар һәм студентлар килгән иде.

Чарада шәһәр башлыгы Радмир Беляев та катнашты. «Шагыйрьнең гомере озын булмаса да, исеме һәм иҗади мирасы халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр», – диде ул чыгышында.

Муса Җәлилнең шигырьләре – бөтен дөньяда танылу алды һәм һәр татар өчен зур горурлык. Аның әсәрләре бүген дә әһәмиятен югалтмый һәм татар халкының бирелмәүче, көрәшчән рухын күрсәтә. Шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» сугыш елларында, шулай ук тоткынлыкта язылган әсәрләреннән тупланган. Шул вакытта алар бөтен кешеләргә рухи көч биреп, дошманга каршы көрәшкә рухландырып торган.

Митингта шулай ук шигырь укучылар конкурсы җиңүчеләре чыгыш ясады. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, аның иҗатының әһәмиятен күрсәттеләр. Әлеге чарада шагыйрьнең сугыш чорындагы шигырьләре үзенчәлекле урын биләде.

Соңыннан шагыйрьнең якты истәлегенә минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бу чара каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең безгә калдырган иҗади мирасына хөрмәт күрсәтү, аны киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан оештырылды. Шагыйрьнең исемен һәм үлемсез әсәрләрен саклау – безнең бурыч.

 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев