«Ул һаман янәшәдә кебек»
Без менә инде 23 ел рәттән, 14 ноябрьдә, Мәскәүнең Троекуров зиратына, Николай Васильевич Лемаев каберенә барып, легендар якташыбызны искә алабыз.
Бу бик күркәм традиция Мәскәүдәге барлык якташларга җыелырга, аралашырга сәбәп булып тора. Безнең сафка ел саен яңа кешеләр дә өстәлә. Түбән Кама химия комбинатның элекке хезмәткәрләренең балалары да килә.
Ул егетләрнең-кызларның әти-әниләре Лемаевның якын хезмәттәшләре булган бит. Без беркемне дә кыстап йөрмибез, үзләре килә.
Лемаевны искә алу чарасында, башкала югары уку йортларында белем алучы яшьләр дә еш катнаша. Алар белән без ел әйләнәсе очрашулар үткәрәбез, Николай Васильевичның биографиясен сөйлибез, интернетта аның турында мәгълүмат урнаштырабыз. Яшьләр күп нәрсәне интернет аша белә бит.
Быел җыелганнар арасында төрле буын кешеләре бар иде. Аларның күпчелеге — Лемаевны күреп белүчеләр. Элекке елларда Түбән Кама химия комбинатында эшләгәннәр дә байтак. Николай Васильевич аларны эшкә алган. Бергә иңгә-иң торып эшләгәннәр.
Быел искә алу үзенчәлеклерәк тә булды: белүегезчә, ел башында — 2 гыйнварда — Лемаевның кабере белән янәшә аның хатыны да җирләнде. Анда Түбән Камадан да делегация килгән иде. Менә бер ел тулырга аз гына вакыт калгач, без Лемаев белән бергә аның хатынын да искә алу кичәсендә булдык. Димәк, киләчәктә бирегә ике кешене искә алу өчен җыелачакбыз.
Быелгы митингта теләгән һәркем чыгыш ясады һәм хәтерләрендә Лемаев турындагы якты истәлекләрен яңарттылар, аның казанышлары турында сөйләделәр. Чыгышлардан соң, Лемаев каберенә чәчәкләр салдык. Аннары «Татарлар» штабы мәйданчыгында хәтер кичәсе оештырдык. Анда инде, гадәттә, 60 лап кеше җыела. Шулай ук истәлекләр белән уртаклаштык.
Ә истәлекләр бик күп. Николай Васильевич Түбән Камага килгәч, гаять зур нефть химиясе комплексы төзү турында хыялланган. Ул чакта бу кемнәргәдер чынга ашмастай хыял кебек тоелгандыр. 16 мөстәкыйль заводны һәм 5 идарәне үз эченә алган шундый зур берләшмә булыр дип кем уйлаган бит! Комбинатның икенче зонасы булачагына, бездә нефтьне икенчел эшкәртү заводлары ачылачагына, шундый зур җитештерү куәтләре булачагына ул чакта беркем дә ышанмаган, әлбәттә. Ә Николай Васильевич боларның бөтенесен дә алдан күрә белгән. Аның әнә шул хыялы, тырышлыгы, максатчанлыгы, үз-үзенә һәм кешеләргә ышануы могҗиза тудырган. «Түбән Кама Нефтехим» — Европадагы нефть химиясе могҗизасы.
Николай Васильевич зур оештыру сәләтенә ия шәхес иде. Ул кешеләрне үтәли күрде, һәркемне тиешле урынга куя белде. Ул беркайчан да, беркемне дә урамга куып чыгармады, читкә этәрмәде, химия гиганты директоры буларак, бар күңеле белән завод өчен, аның киләчәге, анда эшләүчеләр өчен җан атты. Социаль мәсьәләләргә аеруча игътибар бирде. Көнкүреш хезмәте күрсәтү, хастаханәләр, профилакторийлар төзү, химикларның сәламәтлеген кайгырту, мәктәпләр, балалар бакчалары булдыру — барысына да өлгерде, барысын да кайгыртты. Гәрчә, ул заман рухына туры килмәсә дә, яшьләргә бик булыша иде. Аларны күтәрергә тырышты, үз өстенә зур җаваплылык алып булса да, җаваплы участокларга яшьләрне куйды һәм, кагыйдә буларак, ялгышмады.
Аны искә алучыларның төп өлеше — әти-әниләре Лемаев белән аралашкан кешеләр. Бу — икенче һәм өченче буын балалары. Мәсәлән, быел безгә Денис Матросов кушылды. Аның бабасы Лемаевның якын дусты булган.
Лемаевны искә алу көннәрендә без җыелып, аның турында фильм һәм фотосурәтләр карыйбыз, әһәмиятле вакыйгаларны искә төшерәбез. Минем үземә дә комсомол оешмасында эшләгән вакытта Николай Васильевич белән еш очрашырга туры килде, ул безнең гаилә дустыбыз да иде...
Легендар якташыбызның исемен мәңгеләштерү буенча зур эш алып барабыз. Әйтик, аэропортка Лемаев исеме бирсеннәр өчен Мәскәүдәге барлык инстанцияләргә хатлар яздык. Бу эшкә безнең дә өлеш керү белән чын күңелемнән горурланам.
Биш ел элек Лемаевка багышланган китап тәкъдим иттек. Ел саен аның турында яңа истәлекләр, яңа репортажлар туплыйбыз, һәр 2-3 ел саен яңа кадрлар өстәп, фильм ясыйбыз. Быел да чыгардык андый фильмны. Безнең социаль челтәрләрдә дистәгә якын фильм бар. Аларда кешеләрнең фикерләрен ишетергә була, аның турындагы истәлекләре белән уртаклашалар.
Николай Васильевичның хатынын җирләгән вакытта кызы белән очрашып сөйләштек. Ул безгә Лемаевның шәхси әйберләреннән тагын кайбер нәрсәләр бирергә вәгъдә итте. Без аларны Лемаев музеена һәм аның исемендәге нефть химиясе көллиятенә тапшырырга җыенабыз. Мин ел саен ул көллияттә очрашуларда катнашам, студентларга легендар шәхес турында сөйлим. Түбән Камага кайтканда, гадәттә, 30 лап мәктәптә, 6-7 көллияттә очрашуларда булам. Узган ел Лемаев исемендәге көллият студентларына Николай Васильевичның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләдем, әйткәнемчә, аның белән күп аралашырга туры килде. Яшьләр аның турында үзләре дә күп белә, биографиясе белән таныш. Алар шундый уку йортында укулары белән горурланалар.
Нефть химиясе предприятиесе эшчәнлеге һәм шәһәрнең бүгенге тормышы элекке традицияләргә нигезләнгән. Аларга исә Николай Васильевич Лемаев башлангыч биргән. Заводта вак-төяк юк, һәрнәрсә мөһим. Традиция — ул эшкә намуслы мөнәсәбәт, аек акыл, коллектив рәвештә фикер алышу, үз хаталарыңны танырга оялмау һәм үз фикереңне ышандырып әйтә белү — болар барысы да Лемаев мәктәбе. Ул традицияләр элек тә булган, хәзер дә дәвам итә һәм киләчәктә дә яшәячәк.
Чыннан да, 14 ноябрь Түбән Камадан Мәскәүгә килгән барлык якташларыбыз белән очрашу өчен ачыктан-ачык сәбәп булып тора. Лемаев әле хәзер дә безнең барыбызны да берләштерә. Без аны янәшбездә кебек тоябыз, аның белән сөйләшкән кебек булабыз.
Рөстәм Ямалиев, «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» җитәкчесе
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев