Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучыларны яклау өчен мәктәпләрдә махсус комиссияләр оештырылачак

Кирәк булганда анда ата-аналар да турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.

Россия мәктәпләрендә укытучының абруен яклауга бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус комиссияләр оештырылачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Координация үзәгендәге агентлык студиясендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

27 октябрьдә Дәүләт Думасына закон проекты кертелә, аерым алганда, ул педагогик хезмәткәрләрнең «кешелек дәрәҗәсен хөрмәт итү, физик һәм психик көч куллануның барлык формаларыннан, шәхесне мыскыл итүдән яклау хокукы» булуын күздә тота.

«Мәктәпләрдә махсус комиссияләр булдырылачак, кирәк булганда анда ата-аналар да турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. <...> Килеп туган сорауларны объектив карау өчен бу шулай ук бик мөһим», — диде ул, Мәгариф министрлыгы укытучыларның хокукларын үтәүне ничек контрольдә тотарга планлаштыра, дигән сорауга җавап итеп.

Төзәтмәләр шулай ук укучыларның дәрестә кесә телефоны куллануын укытучылар көйли алуын күздә тота. Шулай итеп, телефон белән бары тик уку максатларында яки ашыгыч очракларда гына файдаланырга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев