Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Укырга яратам, өйрәнәм һәм иҗат итәм»

Китаплар — безнең өчен бәяләп бетергесез белем чыганагы.

Алар безгә чиксез офыклар ача, бөек акыл ияләре фикерләре белән таныштыра, дөньяга карашыбызны формалаштыра һәм эчке дөньябызны баета. 

Мин китап укырга яратам. Аларның һәр битендә яңа дөньялар, яңа фикерләр яшеренгән. Китаплар укыганда, мин үземне башка кешеләрнең тормышында, аларның хисләрендә һәм уйларында табам. Алар миңа яңа белемнәр бирә, дөньяга карашымны киңәйтә. 

Яңа мәгьлүмат өйрәнү — минем өчен зур шатлык. Яңалыклар мине һәрвакыт кызыксындыра. Яңа мәгълүматны үзләштерү — ул минем өчен бер төрле сәяхәт. Шул сәяхәт вакытында мин үземне үстерәм, яңадан-яңа ачышларга омтылып торам.

Китаплар уку мине иҗатка — шигырьләр язуга этәрде. Шигырьләр — ул минем хисләремне, уйларымны һәм кичерешләремне сүз белән тасвирлау мөмкинлеге. Минем өчен шигырьләр — ул күңелнең чагылышы, дөньяга карашымны белдерүнең бер ысулы. 

Иҗат иткән вакытта мин күп китаплардан алган белемнәрне кулланам. Шигырьләремдә тормышның матурлыгын, аның катлаулылыгын һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырырга тырышам. 

Шулай итеп, китаплар укып, мин иҗатка юл алдым. Китаплар — ул минем өчен гомумән тормышымның мөһим өлеше, миңа илһам бирүче, иҗат итәргә этәрүче һәм дөньяны танып белергә ярдәм итүче.

Шуңа күрә, без — олылар, баларда китапларга мәхәббәт хисе тәрбияләргә тырышырга тиеш, дип уйлыйм. Китапларга мәхәббәтне тәрбияләү — бу балага укырга гына өйрәтү түгел, ә китапларда күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр барлыгын күрсәтү. Бала китапларның илһам, күңел ачу һәм яңа ачышлар чыганагы икәнен сизәргә тиеш. Китапларга мәхәббәтне тәрбияләп, без киң күзаллауга ия булган, яңа ачышларга һәм уңышларга әзер булган кешене формалаштырабыз. 

Кадерле балалар, әтиәниләр, әби-бабайлар, китапханәләргә йөрик, китаплар укыйк, белемле булып, яңа ачышлар ясап, бәхетле яшик!

Ләйсән Әхмәтҗанова, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев