Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Укыган еллар Татарстанда пенсия алу өчен хезмәт стажына керәме-юкмы икәнен аңлаттылар

2002 елга кадәр алган белем барлык категория гражданнар өчен дә исәпләнергә мөмкин.

Иминият пенсиясен алу өчен татарстанлыларның кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Бу очракта укыган еллар исәпкә алынамы икәнен аңлаттылар.

2002 елга кадәр алган белем барлык категория гражданнар өчен дә исәпләнергә мөмкин. Бу очракта югары уку йорты, техникум, училище, ординатура һәм аспирантурада белем алу турында сүз бара. Димәк, әгәр кешенең минималь иминият стажына кадәр берничә ел җитми, шул ук вакытта ул 2002 елга кадәр белем алган икән, ул уку вакытын стажга кертү өчен Социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

2002 елдан соң белем алучыларга, вакытыннан алда пенсиягә чыгу шарты белән, эш бирүче тарафыннан оештырылган уку чоры кирәк. Моннан тыш, укыган еллар хезмәт стажында исәпкә алынсын өчен, бу вакытта эш бирүче үз хезмәткәре өчен иминият взнослары түләргә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев