Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Фестиваль-бәйрәмдә катнашу өчен 8 августка кадәр гариза җибәрергә кирәк.

30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» XXXIX республика фестивале — халык иҗаты бәйрәме узачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Программада: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында фестиваль-бәйрәмнең рәсми ачылышы, «Гармунчылар парады» — Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары, үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше (Тукай скверы — Бауман урамындагы җир асты кичүе — «Родина» кинотеатры — Татарстан Фәннәр академиясе — 1 Май мәйданы — Казан Кремле). Фестиваль Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гармунчылары һәм якты иҗат коллективлары катнашында Казан Кремле диварлары янында йомгаклау концерты белән тәмамлана.

Фестиваль-бәйрәмдә катнашу өчен 8 августка кадәр түбәндәге электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: ug-2024@mail.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев