Уеннар, ярышлар, коймак белән чәй эчү: Түбән Камада Май чабу бәйрәме ниләр белән сөендерәчәк
2 март, якшәмбе көнне, шәһәребездә Май чабу — Масленица бәйрәме үткәреләчәк.
Иртәнге 10.00 да Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда күңел ачу чаралары башланачак. 11.30 да бәйрәм кунакларына театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, ул гадәттәгечә, бергәләп карачкы яндыру белән тәмамланачак.
Бәйрәмне концерт программасы дәвам итәчәк, түбәнкамалылар өчен җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә килгән кунакларны төрле уеннар, ярышлар һәм тәмле коймак, чәй табыны көтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев