Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Уен гына» димәгез

2023 елда «Акыллы уеннар» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә балалар бакчасында гамәлгә ашырыла башлады.

 Әй, күңелле дә соң! / Фото шәхси архивтан

«Акыллы уеннар» – ул «Бала-Сити» балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән автор программасы. Ул 10 уеннан тора: «Кара-Кара», «Бу нәрсә?», «Түбәтәй», «Мин төзүче», «Мин булдырам» һ.б.

Әлеге проект балаларга татар телен үзләштерү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, аларның фикерләү, командада эшләү сәләтен үстерә, ә иң мөһиме – уеннар барысы татар телендә алып барыла. Бу чемпионатта моңа аеруча игътибар бирелде, җаваплар фәкать татар телендә генә кабул ителде.

Республика чемпионаты ел да Казан шәһәрендә үтә.

Ә 2026 елның февралендә чемпионатның муниципаль этабы беренче тапкыр 76 нчы балалар бакчасында узды. Бу чемпионатта шәһәребезнең 12 балалар бакчасыннан (1, 7, 8, 15, 25, 27, 64, 74, 76, 78, 83, 86) 24 бала катнашты. Балалар уен барышында үзләренең җитез, дус, тату булуларын күрсәттеләр, тырышып уйнадылар. Барлык балаларга да медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Ә биремне тизрәк һәм төгәлрәк эшләүчеләр 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар.

Уйланырлык нәрсәләр бар монда! / Фото шәхси архивтан
Уйланырлык нәрсәләр бар монда! / Фото шәхси архивтан

Бәйрәмебез кунаклары – Түбән Кама районы башкарма комитеты «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе җитәкче урынбасары Гөлнара Вәҗиева, 83 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова балаларны котлап, уңышлар теләделәр һәм җиңүчеләргә республика чемпионатында шәһәребезнең данын якларга тәкъдим иттеләр.

Мөһим бәйгене зур осталык белән оештырган балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыйндуллинага, өлкән тәрбияче Илсөяр Малыгинага, татар теле тәрбиячесе Римма Минһаҗевага һәм балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев