Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Тыныч тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан НТР 24 телеканалында «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» дип аталган яңа телевизион тапшырулар циклы старт алды.

 Фотода: А.Барабанов / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Проект тамашачыларга батырлык, ныклык һәм тормышка яңадан аяк басу турында тирән эчтәлекле язмалар тәкъдим итә.

Медиахолдинг җитәкчесе Алёна Дёмина булачак премьера турында тулырак сөйләде. «Әлеге телепроектта без көчле рухлы кешеләр язмышын күрсәтәбез. Батырлык фронтта гына түгел, ә тыныч тормышта да чагыла. Кеше яңадан укырга, эшләргә, сәламәтлеген торгызырга, ышанырга һәм якыннары янында киләчәк төзергә өйрәнгәндә дә зур кыюлык кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Тапшырулар циклы Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин башлап җибәргән «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проектына нигезләнеп әзерләнгән. Әлеге башлангыч махсус хәрби операциядән кайткан һәр кешегә тыныч тормышта үз урынын табарга ярдәм итүне максат итә. Проект шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев тарафыннан да хуплау тапкан.

«Безнең өчен бу гади фильмнар циклы гына түгел. Бу — чын геройларның безнең янәшәдә яшәвен искәртү мөмкинлеге», — дип ассызыклады медиахолдинг җитәкчесе Алёна Дёмина.

НТР 24 телеканалында «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проектының тәүге тапшыруы эфирга чыкты инде. Цикл фильмнары сугыш кырында җитди сынаулар узганнан соң тыныч тормышка, гаиләләренә, яңа максатлар һәм планнар белән яшәүгә кайткан батырлар турында бәян итә.

Беренче чыгарылыш герое — махсус хәрби операция ветераны Артур Барабанов. Аның мисалы батырлыкның алгы сызыкта гына түгел, ә туган якка кайтып, тормышны яңадан башлап җибәрүдә дә чагылуын раслый.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев