Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Районыбызда тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү традициясе дәвам итә. Әле күптән түгел тыл ветераны Асия Фәйзетдиновага 101 яшь тулган иде, ә шушы көннәрдә Гамбәрия Йосыпова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Асия Фәйзетдинованы авыл җирлеге башлыгы В. Лебедев котлый

Колмакчы авылының тыл ветераны Асия Фәйзетдинованы истәлекле көне белән Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев котлап, Россия Президентының котлау хатын, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев исеменнән бүләкләр тапшырды.

Асия Хәнәфи кызының хезмәт юлы Бөек Ватан сугышы елларында башлана: ул тракторчы һәм басу бригадасы бригадиры булып эшли. Белемле һәм тырыш булуы аркасында аны Колмакчы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп чакыралар. Соңрак Чистай педагогика училищесын тәмамлап, өлкән сыйныфларда татар теле укытучысы булып эшли. 1949 елда тормыш иптәше Мансур Хәйдәр улы белән гаилә кора һәм бергәләп җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Гамбәрия Йосыпова / Фотолар НМР сайтыннан
Гамбәрия Йосыпова / Фотолар НМР сайтыннан

Шулай ук, 7 мартта тыл хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны Гамбәрия Йосыпова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул кечкенәдән колхозда эшләгән, сугыш елларында мәктәпне калдырып, өлкәннәр белән бергә җиңүне якынайту өчен тырышкан. Юбилей көнендә аны «Шәфкатьлелек» үзәге белгече Татьяна Дьяконова, 8 һәм 11нче микрорайоннарның СТОС рәисе Наталья Суворова котлап, бүләкләр тапшырганнар.

Бу истәлекле чаралар тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм аларның батырлыгын һәм тырышлыгын тану булып тора. Бу кешеләрнең фидакарь хезмәте – киләчәк буын өчен үрнәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев