Тыгыз элемтәдә эшләү зарур
Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә татар телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча Координация советының чираттагы утырышы булды.
Фотода (сулдан уңга): Ф.Ханов, Х.Баһманов һәм Г.Арсланова
Утырышның көн тәртибендә Советның 2026 елга план-программасын һәм февраль, март айларына планнарны карау иде. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляевның Координация советы һәм Аксакаллар шурасы белән очрашу нәтиҗәсендәге Карары белән таныштыру төп мәсьәләләрнең берсе булды.
Утырышны Координация советы рәисе Хәмзә Баһманов алып барды, фикер алышуларда рәиснең ике урынбасары – Фирдәвис Ханов һәм Гөлназ Арсланова катнаштылар. Хәмзә Әзәл улы планнарга күзәтү ясады. Шәһәр башлыгының карарына тукталды, аның пунктлары буенча җаваплыларны әйтеп үтте, Координация советы әгьзаларының карарны тормышка ашыруда үзләреннән инициатива кирәклеген ассызыклады.
Гөлназ Рәмзил кызы Координация советының нигезләмәсе белән таныштырды. Утырыш барышында документларның эчтәлеге экранда яктыртылып барылды. Алда торган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Эшнең уңай нәтиҗәсе, уңышы – бердәмлектә, төрле юнәлеш өчен җаваплы әгьзаларның бергә тыгыз элемтәдә эшләвендә дигән нәтиҗә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев