Тузган торбалар турында
Казанда һәм Чаллыда «Татэнерго» җылылык челтәрләре торбаларының тузганлыгы 56 һәм 61 процент тәшкил итә, ә Түбән Камада — 83 процент.
Ике ел эчендә Түбән Камада торбаларның торышын Казан һәм Чаллы дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкин, диде «Татэнерго» генераль директоры Раузил Хаҗиев ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.
Казанда һәм Чаллыда «Татэнерго» җылылык челтәрләре торбаларының тузганлыгы 56 һәм 61 процент тәшкил итә, ә Түбән Камада — 83 процент.
«Быел тузган торбаларны алыштыру эшен дәвам итәргә кирәк. Ике җылылык бирү сезоны арасында Түбән Камада торбалар проблемасын тулысынча хәл итеп булмаса да, Казан һәм Чаллы дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкин. Әмма моның өчен шушы ике җылыту сезоннары арасында (100әр көн) бу эшләргә 2,5 млрд сум акча кертергә кирәк. Ягъни ике ел эчендә 5 млрд», — дип белдерде «Татэнерго» башлыгы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев