Түбән Камада Никифор Тукмачевның «Сандугачның үксүе» дигән яңа китабына багышланган күргәзмә ачылды
«Ул кеше күңелен, җанын дәвалаучы шәхес!» – диләр хезмәттәшләре табиб та, шагыйрь дә булган Никифор Тукмачев турында.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аның «Сандугачның үксүе» исемле яңа китабына багышланган күргәзмә ачылды. Җыентыкта 300дән артык шигырь тупланган.
Күргәзмә белән беррәттән, шагыйрьнең иҗат кичәсе дә узды. Аңа «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, керәшен оешмасы вәкилләре, шагыйрьнең якташлары, туганнары һәм дуслары чакырыла.
Никофор Тукмачев медицина тармагына 44 ел гомерен багышлаган. Ул невропатолог һәм психиатр булып эшләгән. Хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешеп, майор дәрәҗәсендә Эчке эшләр органнары карамагындагы махсус учреждениедән отставкага чыккан.
Китабын бастыруга матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә автор зур рәхмәтен белдерә. «Сандугачның үксүе» җыентыгы шәһәр һәм район китапханәләренә бүләк ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев