Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туганнары тормышы өчен куркып, түбәнкамалы мошенникларга 70 мең сум акча күчергән

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

25 яшьлек Түбән Кама кешесе интим-хезмәтләрдән файдаланырга теләгәндә мошенниклар корбаны булган.

Төнлә ул Интернетта тапкан төрле телефон номерларына шалтырата, ләкин беркайда да трубканы алмыйлар.

Әмма иртән аңа таныш булмаган ир-ат шалтырата һәм төнге шалтыратулар аркасында ике картасының да блокировкалануын әйтә. Карталарны блоктан алу өчен 17,5 мең сум акча күчерүне таләп итә.

Түбәнкамалы башта түләүдән баш тарта, ләкин соңыннан мошенниклар аңа туганнарының мәгълүматлары һәм аның өй адресы белән хәбәрләр җибәрә башлыйлар. Нәтиҗәдә, ул куркып, 70 мең сум акча күчерә.

Соңыннан мошенник тагын шулкадәр күчерүне таләп итә, әмма егет үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев